"Минем өчен бу – хәрәм". Зәкәт һәм сәдака акчаларын сугышка җибәрү мөселманнарда каршылык тудырды

Сәдака салучылар

Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фонды Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизацияләнгән Татарстан егетләренә кабат ярдәм җыя башлавы турында белдерде. Узган ел да мөфтият мохтаҗларга җыйган 24 млн сум акчаның өчтән берен сугышчыларга җибәргән иде. Мөселманнарда бу гамәл каршылыклар тудыра.

Бер ел элек Русия Украинага басып кергәннән соң Татарстан Диния нәзарәте бу сугышны хуплап чыкты. Мобилизация башлангач, мөфтият сугышта катнашуны рөхсәт итүче фәтва да чыгарды. Татарстаннан киткән сугышчылар һәм аларның якыннары өчен 25 мең данәдә "дошманны җиңү өчен" догалар җыентыгы таратылды. Әлеге эшкә моңарчы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән "Зәкәт" фондын да җиктеләр.

Диния нәзарәтенең 2022 елга ясалган хисабында узган ел "Зәкәт" фонды Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә 8,5 млн сум акча җыюы хәбәр ителә. Бу фондның мохтаҗларга дип җыйган 24 млн сумның 35 процентын тәшкил итә. "Зәкәт" оешмасы сугышчыларга 40 комплект хәрби кирәк-яраклар, 14 мең данә хәләл тушенка һәм башка әйберләр сатып алган. Шулай ук сугышчыларга "Нива" машинасы да җибәрелгән. Татарстан мөфтияте ике машинада һуманитар йөкне сугыш кырына тапшыруын әйтте.

Быел мөфтият Украинада сугышучы Татарстан кешеләренә кабат ярдәм җыя башлавын әйтте. Акча җыюга "Зәкәт" фонды җәлеп ителде. Моңа медикаментлар, эчке кием һәм оекбашлар, хәләл тушенка, казылык, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре сатып алыначагы әйтелде. "Зәкәт" фондының "кайнар линиясе"ндә әйтүләренчә, халык Татарстан сугышчыларына акчаны зәкәт түгел, ә сәдака буларак күчерә. Шул ук вакытта сугышчыларга зәкәт акчаларын җибәрүчеләр булуын да инкарь итмәделәр.

БУ ТЕМАГА: "Дошманны җиңү өчен 3 дога": Татарстан мөфтияте мобилизацияләнгән сугышчылар өчен догалар чыгарды

Бер елдан артык дәвам итүче сугышта Русия хәрбиләре Украина җирләрен басып алды. Сугышчылар кулы белән гади халыкка ут ачу, көчләү, морадерлык кылынды. Ислам дине җинаятьчел сугыш алып баручыларга зәкәт һәм сәдака акчаларын җибәрүгә ничек карый? Азатлык зәкәт түләүче һәм имам белән сөйләште.

Сугыш башланганнан соң мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы. Казанда яшәүче эшмәкәр Морат (исеме үзгәртелде) соңгы елларда "Зәкәт" фондына еллык зәкәт тапшыра торган булган. Сугыш башлану белән фонд Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җибәрә башлагач, оешмага зәкәт түләүне туктаткан.

"Минем өчен бу – хәрәм. Беренчедән, без бу сугышның дөрес түгел икәнен яхшы аңлыйбыз. Мөселманнар моңа ярдәм күрсәтә алмый. Шәригать ягыннан карасак, башка дин вәкилләре сугышканда мөселманнар моңа кысылырга тиеш түгел. Икенчедән, Русиядә мохтаҗлар беткәнме әллә? Алар белән Русия тулган. Аеруча, мөселманнар арасында мохтаҗлар бик күп. Шуңа мин моңа тискәре карыйм. Алар үзләре Аллаһ каршында җавап тотачак", ди ул.

Узган ел ул зәкәтен берничә мохтаҗ гаиләгә тапшырса, быел Төркиядәге зилзәләдән зыян күрүчеләргә бирүен әйтә. "Һичьюгы монда акчаның кая барганын беләсең", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мөселманнарына Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыкты

Озак еллар Татарстанда эшләгән, хәзер Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин зәкәт акчасын Украинага һөҗүм итүдә катнашучы Татарстан егетләренә тапшыруның дин ягыннан ни дәрәҗәдә дөрес икәненә төгәл генә җавап бирә алмады.

Зәкәт мохтаҗларга бирелә. Безнең солдатлар мохтаҗ булырга тиеш түгел

"Зәкәт акчасын сугышка җибәрергә ярыймы - моның өчен мөфтиләр белән җыелып сөйләшергә кирәк. Ник дигәндә, зәкәт мохтаҗларга бирелә. Безнең солдатлар мохтаҗ булырга тиеш түгел. Хөкүмәт җибәргән икән, аларны тәэмин итәргә итеш. Ә безгә үз чиратыбызда аларның исән-сау кайтуына ярдәм күрсәтергә кирәк. Дога аша, ярдәм һәм Коръәнгә нигезләнгән акыллы сүз белән", ди ул.

Шул ук вакытта хәзрәт Татарстан егетләренең үзләре теләп сугышка китмәвен әйтә, шунлыктан аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән фикердә.

"Бу бик нечкә мәсьәлә. Татарстан егетләре үзләре теләп китмәде. Аларны алып киттеләр. Без аларга ничек тә ярдәм күрсәтергә тиеш. Сугыш дөрес булганмы, юкмы - икенче мәсьәлә. Ләкин анда балалар киткән икән, без аларны ничек тә саклап калырга һәм исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләргә тиеш. Рафаил Сәхабиевның "Кара шәлең килә сөйрәлеп" дигән җыры бар. Бу аналарга кайгы булып килә", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Мобилизацияне хуплау: мөфтиләр Аллаһтан куркамы, ФСБданмы?

"Мин үз китабымда йә коллар коллар белән сугыша, йә коллар иреклеләргә каршы сугыша дип яздым. Ләкин иреклеләр иреклеләргә каршы сугышмый. Сугыштан котылу өчен халык ирекле булырга тиеш. Русиядә бүген халык юк, бары "население" бар", дип тә өстәде ул.

Татарстан мөфтияте сайтында зәкәт акчалары фәкыйрьләргә, мөлкәтсез кешеләргә, зәкәт җыючыларга, бурычлыларга, дини эшләргә һәм мосафирларга тапшырыла ала диелә.

* * *

Шул ук вакытта Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

БУ ТЕМАГА: Сәид Исмәгыйлев: "Сугышта һәр намаз соңгысы дип укыла"

"Безнең Украин җирендә инде дистәләрчә мең русияле һәлак булган. Йөзләрчә меңе әсир булган, яраланган. Кулсыз, аяксыз калган. Соравым гади: бу сезгә кирәкме? Сез Кремльнең империячел амбицияләре өчен сугышырга телисезме? Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дип сорау бирде ул Ютубта урнаштырылган мөрәҗәгатендә.

Мондый хәлгә калмас өчен ул ике юл күрсәтте. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү. "Бу очракта әсирләргә мөгамәлә яхшы булачак, чәй бирербез, намазларыгызны укый алырсыз, дип ышандыра элекке имам.

— Аллаһ күрә: без хак юлда, җиһад юлында. Безгә каршы сугышмагыз, без туган җиребезне яклыйбыз. Сезнең оятсыз мөфтиләрегез сөйләгәнне тыңламагыз, ди Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев.

* * *

Русиянең Украинага каршы сугышы бер елдан артык дәвам итә. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 298 һәлак булган. 1979-1989 елларда Совет берлегенең Әфганстандагы сугышында Татарстаннан 296 һәлак булган йә хәбәрсез югалган. Шулай итеп, Путинның бер ел барган сугышы үлүчеләр саны белән 10 ел дәвам иткән Әфган сугышын узып китте.

БУ ТЕМАГА: Сугышка бер ел. Путин сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын узып китте

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!