Халыкара татар теле олимпиадасына Татарстан 9 млн сум тотарга җыена

Татарстан татар теленнән Халыкара олимпиада үткәрмәкче һәм шуңа 8,86 млн сум тотарга җыена.

Ул хакта "Реальное время" басмасы яза.

Олимпиадада Татарстан, Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән 8-11нче сыйныф укучылары катнашачак.

Олимпиада берничә этаптан торачак. Татарстан укучылары өчен мәктәп, муниципаль, республика һәм халыкара этаплар оештырылачак. Русия төбәкләрендәге укучылар өчен — мәктәп, муниципаль, өлкә, төбәкара һәм халыкара этаплар булачак. Башка илләрдә яшәүче студентлар һәм укучылар интернет аша тест узачак, соңыннан дистанцион әңгәмә һәм халыкара этап оештырылачак.

Тендерда катнашу гаризалары 15 гыйнварга кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр 17 гыйнварда билгеле булачак.

БУ ТЕМАГА:

Татар теле олимпиадасы: сугыш аркасында татар дөньясы тарая

• Узган уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.

• Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

• Шул ук елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

• Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

• 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.

• Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

• Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

• 2021 елда узган Русия халык санын алуда татарлар саны 600 мең кешегә кимегән. Татарлар Татарстаннан кала барлык төбәкләрдә азайган. Шуның белән беррәттән Русиядә татар телен белүчеләр саны 20 елда 2 миллионга кимегән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!