Уфада мәктәптә һөҗүм: укучыларны корал алуга нәрсә этәрә?

Иллюстратив фото

Психолог-педагог мәктәпкә һөҗүм иткән укучының мондый адымга баруы бер генә сәбәпкә бәйле түгел дип саный.

3 февраль көнне Уфаның 16нчы гимназиясендә 9нчы сыйныф укучысы Вадим (фамилиясе әйтелми) мәктәптә коралдан ут ачты һәм петарда шартлатты. Үсмер кулланган автомат уенчык корал булып чыкты. Ул аның белән мәктәпкә кергәч туп-туры тарих дәресе уза торган бүлмәгә юл алган. Соңрак уенчык автоматтан пластик пулялалар белән тарих укытучысына аткан. Нәкъ аңа атуын үсмернең укытучыны күрәлмавы белән аңлатыла.

Шулай ук егет әлеге мәктәптә үзләренә дуслар таба алмаган, сыйныфташлары мыскыллавыннан зарланган. Бу хакта үсмернең әтисе сөйләде. Гәрчә мәктәп мөдире сүзләренчә, үсмер әлеге уку йортына башка мәктәптән өч ел ярым элек күчкән һәм башка укучылардан аерылып тормаган.

Үсмер мәктәптә укучылар мыскыллавы сәбәпле үч алу белән янаган һәм бу хакта социаль челтәрендә дә язган.

Сишәмбе көнне гимназиягә килгән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әлеге хәл җентекләп тикшереләчәк, буллинг булса, мәктәп җитәкчеләрен "себерәчәкбез", диде. Ул үсмернең тулы тәртипле гаиләдә үсүен билгеләп узды. Вадимның әти-әнисе республиканың салым хезмәтендә җитәкче вазифаларын алып тора дип язды медиалар.

Үсмер кичә үк тоткарланды. Хәзер ул сак астында.

Мондай хәлләр әледән-әле булып тора. 2025 елда Русиядә мәктәптә һөҗүмнәр саны аеруча да күп булган. Без үсмерне кулына корал алырга нәрсә мәҗбүр итүе, бу хәлләрне булдырмый калу мөмкинлеге, Русиядә мәктәпләрдә көчле сугыш пропагандасы – милитаризм темасы алга сөрелүнең мәктәп укучысына тәэсире турында психолог-педагог белән сөйләштек.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

— Хәзерге вакытта мәктәпләрдәге һөҗүмнәрне алдан төгәл ачыклап, фаразлый алырлык ачык алгоритмнар юк. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар арасында агрессия һәм көч куллану очракларының 85 процентында конкрет билгеләр була, һәм без аларга игътибар итә алабыз, хәтта кисәтә дә алабыз.

Нәрсәләргә игътибар итәргә мөмкин? Беренчедән, укучының үз-үзен тотышы үзгәрешләренә: агрессия күренешләренә, кәеф төшүгә, күңел төшенкелегенә, ачу һәм көч куллануга кызыксыну артуга. Икенчедән, үсмернең үз фикере һәм планнары турында кемнәргә һәм ничек сөйләве, дуслары, гаилә әгъзалары белән нинди фикерләр белән уртаклашуы, социаль челтәрләр аша нәрсәләр язуына игътибар итәргә мөмкин.

Шулай ук инде көч куллану, психологик травмалар, буллинг белән очрашкан балаларга аеруча сакчыл караш таләп ителә, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Ниләр билгеле

Психолог сүзләренчә, мәктәптә әлеге тәртиптәге үзгәрешләрне анализлый һәм аларга вакытында дөрес итеп җавап бирә торган тулы бер педагогик команда булырга тиеш. Моның белән беррәттән, балалар да бер-берсенә игътибарлы булырга, дуслары арасында барлыкка килгән психологик кыенлыкларны күреп, битараф калмаска тиеш дип саный психолог.

Аның әйтүенчә, укучыны һөҗүмгә, корал алуга бер генә сәбәп этәрми.

Әгәр укытучылар балаларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт күрсәтә, психологик басым ясый икән, бу да агрессиянең көчәюенә китерә ала

— Бу һәрвакыт социаль, гаилә, мәктәп һәм җәмгыять белән бәйле факторларның катлаулы бер җыелмасы. Тикшеренүләр нигезендә нинди сәбәпләр ачыклана соң? Әлбәттә, бу – психологик кыенлыклар: депрессия халәте, үз-үзенә кул салу турында уйлар, шәхси уңышсызлыкларны яки югалтуларны кичерә алмау, төрле психологик тайпылышлар. Шулай ук яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр факторы. Аерым алганда, дуслар булмау, социаль изоляция хисе, даими мыскыл итү һәм буллинг та зур роль уйный. Моннан тыш гаилә факторы. Әгәр ата-аналар белән ышанычлы, җылы мөнәсәбәтләр юк икән, гаиләдә көч куллану очраклары булса, яки ата-аналарның эчкечелек проблемнары күзәтелсә, бу да балага тискәре йогынты ясый. Мәктәп факторы, ягъни укытучылар белән мөнәсәбәтләр дә мөһим. Әгәр укытучылар балаларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт күрсәтә, психологик басым ясый икән, бу да агрессиянең көчәюенә китерә ала.

Һәм тагын бер мөһим фактор – корал иреге. Ут ачу кораллары, шартлаткыч матдәләр, кадаучы предметларның кул астында булуы да турыдан-туры тәртипкә йогынты ясый", ди психолог.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан мәктәпләрендә бер елда 115 низаг теркәлгән

Ул мәктәптә буллинг булмасын өчен комплекслы, фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән якын килү кирәк, һәм бу эштә барысы да катнашырга тиеш дип саный.

— Мәктәпләрдә буллингка каршы юнәлтелгән ачык кагыйдәләр һәм норматив актлар булырга тиеш. Бөтен мәктәп эшчеләре – укытучылар, җитәкчелек, ярдәмче хезмәткәрләр – буллингны ничек кисәтергә, профилактиканы ничек алып барырга һәм аны күргән очракта ничек дөрес реакция күрсәтергә кирәклегенә махсус укытылган булырга тиеш.

Укытучылар укучыларның үз-үзен тотышын дәресләрдә генә түгел, тәнәфес вакытында да, коридорларда, уен мәйданчыкларында да даими күзәтеп торырга бурычлы. Балаларга социаль-эмоциональ күнекмәләрне – эмпатияне, низагларны тыныч юл белән чишүне – өйрәтү бик мөһим. Моңа дәрестән тыш һәм дәрес вакытындагы эшчәнлек кысаларында ирешеп була. Гомумән, мәктәптә имин һәм инклюзив мохит булдыру зарур.

Шулай ук балаларга буллинг очраклары турында кайда һәм ничек хәбәр итәргә, андый хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлату кирәк. Әгәр буллинг инде килеп чыккан икән, мәктәптә бу проблемны хәл итүнең тулы бер системы булырга тиеш.

Иң нәтиҗәле алым итеп җәза бирү түгел, ә медиатив ысул санала. Ягъни психолог ярдәмендә буллинг кылучы бала белән дә, зыян күрүчеләр белән дә аерым һәм бергәләп эш алып барыла: аларга үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңларга, мөнәсәбәтләрне җайга салырга, үз-үзләрен үзгәртергә ярдәм ителә. Шушы юл белән без низагларны системлы рәвештә хәл итәргә өйрәнәбез, "үзләре хәл итәр әле" дип кенә калдырмыйбыз. Чөнки буллинг – ул системлы проблем. Кеше көн саен, даими рәвештә зыян күрә, үзен яклый алмый", ди психолог.

Үсмерләр арасында проблемнарын якыннарына сөйли алмаганда яки сөйләп тә битарафлык булганда, барлык кичерешләрен социаль челтәрләргә язучылар бар. Ата-аналар балаларның социаль челтәрен күзәтеп барырга тиешме дигәндә, психолог шулай ук сак булырга чакыра.

Шуңа үсмерләр белән ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр булдыруны тәкъдим итәбез

— Башлангыч мәктәп яшеннән үсмерлек чорына кадәр, без ата-аналарга балаларның социаль челтәрләрне куллануына аеруча игътибарлы булырга киңәш итәбез. Бу – балалар нинди контент карый, аны ничек куллана, шуны күзәтүне дә үз эченә ала. "Ата-ана контроле" кушымталарын урнаштыру, гаджетларны куллану вакытын чикләү дә мөһим. Әмма үсмерлек чорына кергәч, балалар күбрәк автономия тели һәм ата-ана контролен урап узу өчен тагын да тапкыррак була.

Шуңа күрә үсмерләр белән ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр булдыруны тәкъдим итәбез. Сез балагызның социаль челтәрләренә бары тик аның рөхсәте белән генә язылырга мөмкин. Әгәр балага уңайсызлык тудыра икән, без алай эшләмәскә киңәш итәбез. Әгәр язылырга рөхсәт итә икән, астыртынлык кылмау бик мөһим, чөнки бу ата-ана белән бала арасындагы әле бик нәзек булган ышанычны җимерергә мөмкин. Үсмерлек чорындагы балалар белән сөйләшү иң үтемлесе дип саныйбыз: интернет иминлеге, кибербуллинг, мошенниклар, рәхимсез контент һәм аның психикабызга йогынтысы турында аңлату. Даими аралашу һәм, әлбәттә, ышанычлы мөнәсәбәтләр кору кирәк. Терәк була белгән ата-аналар балаларын начар юлдан саклап кала ала, — ди психолог.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. Мәктәпләрдә милитаризм рухы көчәя

Шулай ук Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, мәктәпләрдә милитаризм темасы алга сөрелә башлады. Психолог сүзләренчә, бу да балаларга тискәре тәэсир итә.

— Мәктәптә милитаризм балаларга бик зур йогынты ясый. Ул иң элек балаларның даими борчылу, стресс, эмоциональ тотрыксызлык халәтендә яшәвенә китерә. Балаларга дөнья дошман итеп күрсәтелә, башка илләр дус түгел дип аңлатыла, шуның нәтиҗәсендә аларда иминлек хисе югала, изоляция, ялгызлык тойгысы барлыкка килә. Гомуми эмоциональ халәткә шундый йогынты ясау балаларда кырыслык, рәхимсезлек күренешләренә китерергә мөмкин.

Икенче мөһим мәсьәлә – дәүләт тарафыннан көч куллануны нормаль итеп күрсәтү. Көч куллану гадәти күренеш итеп тәкъдим ителә, ә "батырлык" төшенчәләре кулга корал алып, кешеләрне якларга бару белән бәйләп аңлатыла. Нәтиҗәдә низагларны ничек хәл итү кирәклеге турында күзаллау бозыла, көч куллануның начар булуы, бернинди формада да кабул ителмәскә тиешлеге онытыла. Балалар моны күрә һәм көч куллануны гадәти, корал тотуны нормаль, хәтта горурлык һәм каһарманлык билгесе итеп кабул итә башларга мөмкин. Бу – чыннан да глобаль фаҗига һәм бөтен мәгариф системының кырыслануын күрсәтә, — ди психолог.

Русиядә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да мәктәпкә һөҗүмнәр сирәк булса да булгалый.

  • 2021 елның 11 маенда Казанда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Аңа колумбайн субкультурасы йогынты ясавы әйтелгән иде.
  • 2018 елны Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренең 1-нче санлы мәктәбендә укучы үсмер малай пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралады һәм сыйныф бүлмәсенә ут төртте.
  • Күптән түгел Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!