Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Фәүзия Бәйрәмова: "Милли Мәҗлестә үзгәрешләр көтелә"


Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә

Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә

Татар милли хәрәкәте җитәкчеләренә, вәкилләренә эшчәнлек алып бару торган саен кыенлаша. Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова үткән елга нәтиҗә ясап, яңа рәис, сөргендәге эшчәнлеге хакында фикерләрен белдерде.

– Фәүзия ханым, 1990нчы еллар башында барлыкка килгән Милли Мәҗлеснең тарихы әллә ни зур түгел. Аның хакында әлегәчә фикерләр дә төрле. Милли Мәҗлеснең рәисе буларак, сездән гомуми бәя ишетәсе килә.

– Әйе, 2012 елда Милли Мәҗлеснең 20 еллыгын уздырдык. Бу инде шактый күләмле сан. Әлбәттә, Милли Мәҗлеснең төрле чорлары булды. Бик нык эшләгән, шул исәптән 90нчы елларда дәүләтне милләт ягына борылырга мәҗбүр иткән вакытлар да истә. Үзебезнең эчке, милләт кануннарын эшкәртү заманнары да булды. Аннан инде авыр вазгыять, мәхкәмәләр чоры килде.

Мин 2008 елның 20 декабрендә икенче тапкыр Милли Мәҗлес рәисе булып сайландым. Менә шушы көннәрдән башлап миңа карата мәхкәмәләр китте. Ике ел гел тикшерүләр, тагын кабатлыйм, мәхкәмәләр белән генә узды. Минем үземне хөкем иттеләр, Милли Мәҗлеснең халыкара оешмаларга кабул иткән мөрәҗәгатьләрен, карарларын экстремистик дип кара исемлеккә керттеләр. Милли Мәҗлеснең үзен дә теркәлүдән төшереп калдырдылар. Безнең бинабыз да, штатта кешеләребез дә, акчабыз да юк. Рухи омтылышыбыз белән генә эшләп бардык. Теркәлүсез, бинасыз һәм акчасыз шартларга куелгач, бары фикер әйтә ала торган оешмага әйләнеп калдык. Шулай да милләт өчен теге-яки бу мөһим вакыйгалар барышында фикеребезне халыкка язма рәвештә белдердек, урамнарга чыгып пикетлар, җыеннар уздырдык. Бу да яхшы. Чөнки без халыкның иҗтимагый-сәяси фикерен милләт ягына үзгәртү тарафында идек. Без шушы юлга бастык, башкасы юк иде.

– Фәүзия ханым, әйдәгез, 2012 ел нәтиҗәләренә тукталыйк әле?


– Узган ел милләт тормышында мөһим вакыйгалар шактый булды. Март аендагы президент сайлавында үз фикеребезне әйттек. Халыкны Путин өчен тавыш бирмәскә үгетләдек. Путин килсә, милли мәктәпләрнең, республикаларның бетәчәген әйттек. Ләкин ялган юллар беләнме, халык үзе куркып сайлапмы, Путин күп тавыш җыйды, диделәр. Аның бүгенге нәтиҗәсе – быел милли республикаларны бетерү буенча референдум булырга тора. Милли мәктәпләрне инде бетерделәр дисәк тә була. Безнең хаклык-хаксызлыкны киләчәк хөкем итәр.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Без апрель-май айларында Шәймиевнең Болгарга шайтан сынын кую теләгенә пикетлар, урам җыеннары, мөрәҗәгатьләр белән каршы чыктык. Без моны башка милли хәрәкәт вәкилләре белән бергә эшләдек.

Аннан ураза, Рамазан ае җитте. Мәскәү оештырган “антитеррор”, мөселманнарны кырып салу өчен эшләнгән ялганга каршы Милли Мәҗлес кулыннан килгәнне башкарды. Сәяси белдерүләр ясадык, пикетларда, урам җыеннарында катнаштык. Мәкаләләр, мөрәҗәгатьләр яздык. Ләкин мин аларны беркайда да бастыра алмадым. Хәтта “Безнең гәҗит” белән “Звезда Поволжья” да чыгармады. Сүзебезне урам чаралары, интернет аша гына халыкка әйтә алдык. Шуннан соң гомеребез тагын мәхкәмә юлларында, акча түләтәләр белән узды. Барыбер фикерне әйттек.

Узган ел Югары шураны тарату таләбен дә куйдык. Чөнки ул халыкка каршы эшли башлады. Татарстан президентына да каты гына сүзләр әйттек. Әлбәттә, болар үтәлмәде. Ләкин без аларның ялганнарын фаш итә алдык. Кулга алынган 600ләп мөселман азат ителде һәм эш акрын гына йомылды, юкка чыгарылды, репрессияләр туктатылды. Монда мин Милли Мәҗлеснең, милли хәрәкәтнең өлеше зур булуын әйтеп китәр идем.

– Фәүзия ханым, сүзебез Милли Мәҗлес хакында, аның эше турында. Ләкин бит кемнәрдер мондый фирка, оешма юк, бары тик Фәүзия Бәйрәмова гына бар диләр. Сезнең моңа җавабыгыз?

– Мин үзем генә мондый эшләрнең берсен дә башкарып чыга алмас идем. Минем янда 90нчы еллардан эшләгән активистлар бар, алар исән, бергәләп фикер туплыйбыз. Әлбәттә, ул еллардагы Милли Мәҗлес юк, башка шартларда, әйтер идем, идән асты шартларында эшләргә мәҗбүр булган Милли Мәҗлес бар. Аны эшләсен өчен түгел, юкка чыгару өчен бар шартлар тудырылган. Милли Мәҗлес эшен алга таба шушы шартларда без үзебез дә үзгәртергә уйлыйбыз. Мин узган ел ук Милли Мәҗлес рәисен һәм составын алыштыру мәсьәләсен куйган идем. Ләкин әлегә тиешле кешесен таба алмадык. Быелның февраль аена Казанда Милли Мәҗлеснең җыенын уздыруны, рәис мәсьәләсен күтәрүне алга куйдык. Ләкин рәис шундый кеше булырга тиеш ки, ул үз хезмәтләре белән милләт алдында танылган шәхес булырга тиеш. Икенчедән, ул шушы милләт эшләреннән курыкмаска, оештыру эшләрен белергә, татар халкы өчен утларга, мәхкәмәләргә керергә әзер кеше булсын. Өченчедән, ул безнең юнәлештән чигенергә тиеш түгел. Оешканнан бирле Милли Мәҗлеснең юнәлеше – бәйсез татар, Татарстан дәүләте. Шушы юлда торган кеше генә Милли Мәҗлесне җитәкли ала. Андый кешене без эзләдек һәм андыйлар Казанда бар дип торабыз. Шулай ук берничә кеше бу эшкә алынырга әзер булмауларын да белдерде.
Милли Мәҗлес утырышы

Милли Мәҗлес утырышы


Менә февраль аенда зур сөйләшү булыр. Анда күрсәтелгән кандидатура белән халык риза булырмы, анысы да бар. Шулай да берничә кандидитураны халык фикеренә чыгарырбыз дип торабыз. Иншаллаһ, Милли Мәҗлес эшен дә, составын да үзгәртер.

Безнең бит әле сөргендәге татар хөкүмәте дә бар. Бу – Милли Мәҗлеснең бик яхшы идеясе, бик вакытлы эшләнгән эше иде. Ул хөкүмәт әле кирәк булачак, чөнки үзегез күреп торасыз, Татарстан бүген бар, иртәгә юк. Татар конгресслары, милли автономия кебек оешмалар да, иртәгә Мәскәү бармак күрсәтсә – юк, барысы да ишелеп төшәчәк. Алар безнең кебек мәхкәмә юлларында йөрергә әзер түгел. Милләт өчен борчулар, мөһим карарлар кабул итү Милли Мәҗлескә, ТИҮгә, “Азатлык” яшьләр оешмасына, “Иттифак” фиркасенә калырга мөмкин. Шушы вазгыятьтә безгә сөргендәге хөкүмәтебез бик кирәк булачак. Без аның да эшчәнлеген яңартырга уйлыйбыз, бәлки аның составына да яңа кешеләр килер. Менә февраль аендагы җыенда шуларны да карарбыз дип торабыз.

– Фәүзия ханым, язучы, тарихчы буларак, узып киткән ел сездә нинди тойгылар, кичерешләр калдырды?

– Милләт бәлки зур нәрсәләр югалткандыр, узган елны үзем өчен бик уңышлы дип саныйм. Мин озак еллар Ерак Көнчыгышка барырга, андагы татар тарихын үз күзләрем белән күрәсем килгән иде. Бу кызыксынуларым, уйларым БТК ярдәмендә тормышка ашты. Ни өчен татар конгрессы ярдәмендә дим, чөнки мондый ерак юлга үз акчаңа гына чыгып китеп булмый. Болар Япония, Америкага баруга караганда да кыйммәт юллар. Сахалин өчен дә чыгымнарны конгресс күтәрде. Мин бу якларга барып, атналар буе яшәп, күп шәһәрләрдә булып, татарлар белән очрашып, проектны тормышка ашырдым. Бу хакта мәкаләләрем басылды. Хәзер бу як татарлары турында китап әзерлим.

Узган ел Ханты-Манси һәм Ямал милли округларындагы 17 шәһәрдә булдым. Әйтергә генә җиңел. Анда авыллар юк. Шәһәр аралары 300-400 чакрым. Салехардка, котыпка кадәр барып җиттем. Монысында инде миңа Ханты-Манси һәм Себер мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, себер мөселманнары ярдәм итте. Аннан да бик күп материал алып кайттым һәм китап язарга җыенам.

Төркиядә Габдрәшит Ибраһимов, Әхмәт Тимер буенча узган ике фәнни конференциядә булырга туры килде. Мин моны фәнгә дә, милләткә дә керткән өлешем дип саныйм.

Узган ел ике китап яздым. “Батырша явы” дигәне басылып чыкты. Курган татарлары хакындагы “Дала Атлантидасы” дигәне урыс теленә тәрҗемә ителә.

Милли Мәҗлес тормышына кире кайтып, соңгы көннәрдә генә башкарылган эшләрне күрсәтеп китәм. Путинның стратегиясенә каршы Милли Мәҗлес беренчеләрдән булып күтәрелеп чыкты. Моны Казанга барып халыкка аңлаттым, ТИҮ бинасында җыелыш булды, аннан пикетка чыктык. Шушы көннәрдә Казанда зур гына конференция уздырырга торабыз. Ул “Путинның милләтләргә каршы стратегиясе һәм татарларның аларга җавабы” исеме астында барачак.

* * * *

Әңгәмә азагында Фәүзия ханым Милли Мәҗлес эшләренең үзенең язучылык, тарихчы эшләре белән үрелеп баруына басым ясады һәм рәислектән китсә дә, милли эшләрдән китәргә җыенмавын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG