Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кормашчыларны искә алдылар


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

25 августта Казанның 1 Май мәйданында Икенче дөнья сугышында әсирлеккә төшсәләр дә көрәшне дәвам иткән Гайнан Кормаш төркеме әгъзаларын искә алу чарасы үтте.

1944 елның 25 августында Гайнан Кормаш җитәкләгән яшерен төркем әгъзалары гильотинада җәзалап үтерелә. Алар арасында шагыйрь Муса Җәлил дә була. Җәзалау Плётцензее төрмәсендә көн уртасында була. Ул унике сәгать алты минутта башланып, өч минут аралыгы белән дәвам иткән. Искә алу чарасы да шушы вакытка туры китереп, сәгать уникедә башланды.

Чарада шагыйрьләр, артистлар, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова чыгыш ясады. Шагыйрь Рәмис Аймәт бу төркемдәгеләрнең чын язмышы әле тулаем ачылып җитмәве хакында сөйләде:

Рәмис Аймәт
Рәмис Аймәт
“Бөек Ватан сугышында татар язучылары кебек күпләп сугышка китеп, һәлак булган бер генә милләтнең дә язучылары юк.

​Еллар узган саен Бөек Ватан сугышы дәһшәте, яңа яклары белән ачыла тора. Бу көрәшчеләрнең дә әле безгә ачылып җитмәгән бик күп яңа яклары бардыр. Әйтик, безгә Җәлилнең барлыгы ике дәфтәре кайтып җитте.

Ә бик күп кенә галимнәребезнең эзләнүләренә караганда, Җәлилнең әле ике генә түгел, ә моннан да артыграк дәфтәрләре булуы ихтимал”, дип сөйләде Рәмис Аймәт.

Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы идарә эшләре башлыгы Кадрия Идрисова шагыйрьнең туган авылы Мостафада, аның музее яңартылуы хакында әйтте.

“Мостафа авылында быел Муса Җәлил музее яңартылды. Музейны яңарту Татарстан президенты һәм Оренбур өлкәсе губернаторы арасындагы килешү нигезендә эшләнде. Ә аның экспозицияләренең эчтәлеген баету эшен Татарстан милли музее хезмәткәрләре башкарды”, диде Кадрия Идрисова

Чара татар көрәшчеләре истәлегенә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG