Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең cаклану министрлыгы хәрбиләрне җирләүгә күпме акча киткәнен белдерде


Питрәч районы егете Мөнир Сөнгәтуллин Украинада һәлак булган дигән сүзләр дә йөри
Питрәч районы егете Мөнир Сөнгәтуллин Украинада һәлак булган дигән сүзләр дә йөри

2013-2016 елларда Русиянең саклану министрлыгы хезмәттәге меңнән артык хәрбине һәм хәрби җыеннарда катнашкан ватандашларны җирләүгә киткән чыгымнарны каплаган. РБК агентлыгы министрлыктан алган рәсми җавапта бу эш өчен 52 млн сумнан артык акча тотылган диелә.

2013-2016 елда хәрбиләрне, хәрби пенсионерларны һәм ветераннарны җирләү өчен 21 млрд сум бүленгән. Хәрби хезмәт узганда һәлак булган яки берәр зыян күреп, я булмаса авырудан үлгән хәрбиләрне җирләүгә киткән чыгымнар өлеше 0,25 проценттан артмый диелә.

Шулай итеп, акчаның күбесе Икенче дөнья сугышы ветераннарын һәм хәрби пенсионерларны җирләүгә киткән булып чыга.

Президентның Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Сергей Кривенко 2014-2015 елларда һәлак булучы хәрбиләрнең яртысы “Украина кампаниясе” вакытына карый дип әйтергә мөмкин, ди. “Туганнарына хәрбинең кайда һәм ничек үлүе хакында әйтмиләр, үлемнең тикшерүчеләр яки хәрби прокуратура тарафыннан тикшерелүе турында мәгълүмат бирелми”, ди Кривенко РБКга.

Саклану министрлыгы һәлак булучылар турындагы статистиканы соңгы тапкыр 2009 елда халыкка чыгарган. Ул вакыттагы мәгълүматларга караганда, 2008 елда 471 хәрби һәлак булганы билгеле. Аларның яртысы үз-үзенә кул салган. Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка 2009 елда гаскәрләрдә 478 кеше һәлак булган дигән иде. Моннан соң бер генә оешма да хәрбиләрнең һәлак булулары турында бернинди рәсми саннар биргәне булмады, диелә язмада.

2015 елның 28 февраль көнне танкист, өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллинны Питрәч районының Күн авылында җирләгән иделәр. Ул Донбасста һәлак булырга мөмкин дигән иде җеназада катнашканнар. Әмма күннәр, Мөнирнең туганнары Азатлыкка аның кайда, ничек һәлак булуы турында сөйләмәскә куштылар дип белдергән иде.

Азнакай районының Күктәкә авылы зиратында җирләнгән Тимур Мамайосыповны да Украинада сугышкан булырга мөмкин дип белдерәләр.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга һәм Башкортстанга кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә җәйдән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип чаң сугып торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

XS
SM
MD
LG