Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Казан кирмәнендә узачак


Элегрәк аны Казан циркы янында үткәрергә тәкъдим ителгән иде.

26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы Казан кирмәнендә узачак. Бу хакта үзенең сәхифәсендә Дөнья татар яшьләре форумы хәбәр итте.

Ел да уза торган бу чараны быел кайда үткәрү турында бәхәсләр узган иде. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чараны Казан циркы бинасы янында үткәрергә тәкъдим иткән иде.

— Бу мәсьәләдә фикер алышабыз. Хәзер чаралар оештыруда аерым таләпләр бар. Торак йортлар янында аны оештырырга ярамый. Цирк янында мөмкинлекләр бар, — диде ул.

Яңа мәйдан тамашачыларны, кунакларны җыяр дип өметләнәм, дип өстәгән иде министр.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын Казан циркы янында үткәрү тәкъдиме социаль челтәрдә төрле бәяләмә алды, шул исәптән тәнкыйтьләнде дә. Моны татар теле урыны циркта дип кабул итүчеләр дә булды.

  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде.
  • 2022 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Казан хакимияте Бауман урамында оештырырга рөхсәт итмәде. Түрәләр Татарстан хөкүмәтенең коронавирус сәбәпле республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтанды. Шул елдан ул Камал театрында уздырыла башлады.
  • 2023 елда Камал театры бинасы янында узган чарага тимер коймалар аша тикшереп керттеләр, акциягә килүчеләргә шул кысаларда гына бәйрәм итәргә рөхсәт иттеләр. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре дә кизү торды.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG