Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева: "Мин бу юлны кабат сайлар идем"


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева инде икенче ай Пермь краеның Березники шәһәрендәге 28нче колониядә утыра. Аның белән хат алышу авыр: бу колониягә хатлар атналар буе бара. Хәзер активист турында яңалыкларны аның янына адвокаты килсә, яки телефоннан ире Алмаз Гатин белән сөйләшсә генә белеп була. Декабрь башында Алмаз Гатин хатыны янында булу өчен Березникига күченде. "Idel.Реалии" Гатин белән һәм декабрь ахырында Лилия Чанышева янына барган адвокат Рамил Гыйззәтуллин белән сөйләшкән.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

"МӘҖБҮРИ ТОТЫЛУ УРЫНЫНДАГЫ ЯҢА ШАРТЛАРГА ИЯЛӘШҮ БАРА"

— Лилия белән очрашуыбыз дүрт сәгатькә якын булды, - дип сөйли адвокат Рамил Гыйззәтуллин. - Күп нәрсә турында сөйләшергә җитештек: алга таба булачак кассацияне дә, колониядәге тормышны да, Русиядәге һәм дөньядагы төрле вакыйгаларны да. Ул яхшы, пөхтә күренә. Үзен тәртиптә ди. Сәламәтлеген чагыштырмача ярыйсы дип сөйли. Тикшерү һәм мәхкәмә барган чорда сак астында тотылуын исәпкә алганда, ул җәза мөддәтенең инде өч елын үтәгән булып санала. 2024 елда мөддәтенең яртысын үтәгән булачак. Әлегә "мәҗбүри тотылу урынындагы яңа шартларга ияләшү бара" ди.

Шулай ук Чанышева адвокатына колониядәге көн тәртибе турында сөйләгән. Сәгать иртәнге алтынчы яртыда торалар, 5:45тә күнегүләр ясыйлар, җиденче яртыда иртәнге аш. Көн эчендә тегү цехында бер сәгать эшләү каралган. Көн дәверендә тоткыннар колония биләмәсен дә җыештыра. Кичке унынчы яртыда йокларга яталар.

— Лилия отрядларында 35 кеше булуларын сөйли. Алар ике катлы ятакларда йоклый. Хөкем ителгәннәр арасында Пермь краеннан һәм Башкортстаннан хатын-кызлар бар, соңгылары шактый күп. Ул колония җитәкчелеге дә, башка тоткыннар да бәйләнми, ди. Аңа башка тоткын хатын-кызлар синең монда киләчәгең турында алдан ук белеп тордык дип сөйләгән. Үзе әйтүенчә, кемдер аның җинаять эше турында сораштыра, кемдер киңәшен һәм булышуын сорый, ул да баш тартыйм ди, дип сөйли адвокат.

Гыйззәтуллин Чанышеваны тегү цехында эшләргә куюларын да әйтә.

— Хәзер ул сатуга чыгарыр алдыннан була торган әзерлек эшләре белән шөгыльләнә: акбур эзләрен бетерә, җепләрне кисә. Белемемне һәм тәҗрибәмне исәпкә алып, хезмәтемне нәтиҗәлерәк тә кулланырга булыр иде дә, үткәнемне исәпкә алып мине нинди дә булса финанс документлары янына үткәрмәсләр, ди.

Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе
Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе

Гыйззәтуллин кассация шикаятьләре каралачак мәхкәмәдән Чанышеваның нәрсә көтүен әйткән. Ул прокуратура таләп иткәнчә үзенең җәза мөддәтен 10 елга кадәр арттырырлар дип фаразлый.

— Мәхкәмә Лилиянең эшчәнлегендәге аерым бер әйберләрне җәза мөддәтен йомшартырдай сәбәп дип тапты, ә прокурорлар үз гаризаларында моны канунсыз дип саный. Лилиянең моңа ачуы килә. "Нишләп соң алар бу хакта апелляция мәхкәмәсендә әйтмәгән?!", ди. Шул ук вакытта Лилия республика бюджетыннан пиксель чыршылары сатып алу белән бәйле тикшерү үткәрүне сораган иде, Башкортстан прокуратурасы җинаять факты ачыклавы, җинаять эше ачуы турында хисап бирде һәм эшне мәхкәмәгә җибәрде. Ә прокуратура бу уңышлары турында кемнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә хисап биргән иде соң? Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә. Лилия дә "Минем хокук яклау эшчәнлеге нәтиҗәләреннән ФСБ идарәсе, прокуратура һәм тикшерү комитеты да файдалана", дип белдерде.

"КЫШКЫ БИШМӘТЛӘРДӘН ҖЕПЛӘРЕН КИСӘБЕЗ"

Лилиянең ире Алмаз Гатин әйтүенчә, колониядә спорт һәм бию заллары, фильмнар һәм тапшырулар карау өчен кызыл почмак бар. Ул колониядәге отрядларда "мәдәникүләм тормыш яхшы үсеш алган" ди. Әмма адвокаты Рамил Гыйззәтуллин хөкем карарындагы чикләүләр Лилиягә "иҗтимагый тормышта катнашырга" комачауларга мөмкин дип сагая.

— Хөкем карарында "киңкүләм чаралар, шул исәптән иҗтимагый-сәяси, мәдәни-тамаша, спорт чаралары, җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр, пикетлар оештыру, үткәрү, аларда катнашу һәм алар уза торган урынга баруның" җиде елга тыелуы әйтелә. Лилияне әле тикшерү барган вакытта ук "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр иде, шуңа күрә ул мондый чараларда катнашса, бу колония җитәкчеләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин дип сагая. Әйткәндәй, моңарчы тикшерү изоляторында профилактик исәптә торганга күрә аны колониягә килү белән шундый исәпкә куйганнар.

Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе
Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе

Адвокат әйтүенчә, Чанышева үзен Чиләбедәге хатын-кызлар колониясенә күчерүне сорап язган үтенечкә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) әле дә җавап бирмәгән.

— Канунга ярашлы мондый үтенечне бер ай эчендә карарга тиешләр, ә гамәлдә бу ярты елга кадәр сузыла, ди Рамил Гыйззәтуллин.

"Idel.Реалии" чыганагы сүзләренчә, әле күптән түгел генә Березники хатын-кызлар колониясенә "Башкортстаннан тоткыннарны китермәгәннәр, киресенчә аларны бернинди проблемсыз Чиләбе хатын-кызлар колониясенә күчергәннәр". "Әмма хәзер Башкортстаннан хатын-кызларны нәкъ менә 28нче төзәтү колониясенә күчерергә дигән үзенә күрә бер килешү бар. Бу кемнәр арасында төзелгән килешүдер, аңлашылмый, әмма моңа бер генә аңлатма була ала - тегү цехын бушлай эшләүче эшче көч белән тәэмин итү", дип белдергән басма әңгәмәдәшчесе.

Әле 2022 ел башында ук URA.RU басмасы "махсус хәрби операция" белән бәйле рәвештә Пермь краендагы төзәтү колонияләре куәт оешмаларыннан яңа заказлар алган", дип язган иде. Шул ук вакытта беренче чиратта тегүчелек җитештерүе җайга салынган колонияләр турында сүз баруы искәртелде.

Лилии Чанышеваның ире Алмаз Гатинга язган хатыннан, 20 декабрь 2023:

"Үземне тәртиптә хис итәм, әмма кар күп яуганга еш кына кар көрәргә туры килә, шуңа кичкә таба арка сызлый. Әле тагын безне - яңа килгәннәрне һәр көн бер сәгатькә ярдәмче эшче буларак фабрикага чыгаралар. Анда без кышкы бишмәтләрнең җепләрен кисәбез, өлгене төшергән вакытта акбур белән сызылган тамгаларны юабыз. Аякка чәпелдекләр киеп эшлибез шуңа бераз аяклар арый. Кич белән аякларны уаларга туры килә. Хезмәт хакы аена 16 242 сум, тик ул эшләнгән көннәргә һәм вакытка карап (ягъни көненә бер сәгатьне исәпкә алып) санала. Бу хезмәт хакыннан акчаларны тотып калачаклар. 1) бирелгән төрмә киеме өчен; 2) колониядә яшәгән өчен (ашау, коммуналь түләүләр 😊). Шәхси хисапка бары тик 25 процентын гына күчерәчәкләр (янмый торган сумма 😊). Отрядта 34 кеше. Төрлесе бар. Әмма тулаем алганда миңа мөнәсәбәтләре ярыйсы..."

— Минем уйлану өчен вакытым күп булды, дип җиткергән адвокаты аша Лилия Чанышева. — Һәм мин менә нәрсә дип әйтәм: иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем. Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам. Бөтен кешегә оптимист калулар телим. Без Яңа елда да шулай ук бергә булачакбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бар да яхшы булачак.

АЛМАЗ ГАТИН: "ӨЧЕНЧЕ ЯҢА ЕЛНЫ ЛИЛИЯСЕЗ КАРШЫ АЛАМ"

2023 елның 1 декабреннән бирле Алмаз Гатин Березникида яши. Башта җинаять эшен тикшерү барганда ул хатыны артыннан Мәскәүгә киткән иде, ә хәзер Пермь краена күчеп килде. Ул инде Березникида урнашып беткән һәм Лилиянең хәленә керүче кешеләрне дә очраткан.

Әйтик Березникига килгәч тә Алмаз Гатин җирле активист Елена Гусева һәм аның дуслары белән танышкан.

— Лилиянең безнең якларга китерелергә мөмкин булуы турында без әле хөкем карары чыкканчы ук белгән идек, дип сөйләгән Елена Гусева "Idel.Реалии"-га. - Мин узган җәй Пермьдәге, шул исәптән Березникидагы хатын-кызлар колонияләре турында фильм төшерергә булышкан идем. Көз көне Лилияне безнең шәһәргә күчерәчәкләре төгәл билгеле булды да, аның адвокатлары белән элемтәгә чыгып, кулдан килгән ярдәмемне тәкъдим иттем. Монда Лилиянең ире Алмазның килүен белеп алгач, аның белән дә элемтәләрне җайладык. Фатир ялларга, ниндидер көнкүреш мәсьәләләрендә булыштык. Афәрин аңа: спартаннар шартларында яши, үзен бөтен нәрсәдә чикли, ә менә Лилия өчен берни кызганмый. Безнең өчен иң мөһиме - Алмаз үзен ялгыз дип хис итмәсен.

Шулай ук Гусева "Лилиянең нык торуына соклануын" белдергән.

Алмаз Гатин колониядә
Алмаз Гатин колониядә

Березники колониясендә Чанышеваның ире дә, башка туганнары һәм дуслары да көтелмәгән проблемга юлыккан. 28нче колония "ЗонаТелеком" һәм "ФСИН-Письмо" сервисларына тоташкан булса да, колониягә хатларның килүе дә, аннан киткән хатларның иясенә барып җитүе дә атналар ала. Моның сәбәбе бик гади булып чыккан: Гатинга аңлатуларынча, колониядә электрон хатларны чыгара торган принтер ватылган. Шуңа күрә аларны башта "Русия почтасы"ның операцион үзәгенә - Тула өлкәсенә җибәрәләр. Анда аларны бастырып чыгаралар, кәгазь конвертларга салалар һәм гадәти почта белән колониягә җибәрәләр ди.

— Мин үз акчама колониягә дип принтер сатып алырга да әзер инде - бушлай ярдәм булсын. Монда хатыным белән мин генә түгел, башкалар да азап чигә. 28нче колониягә тоткыннарның туганнары илнең бөтен почмакларыннан да яза, ди Гатин.

Хатлар килми торганда Гатин белән Чанышеваны "ЗонаТелеком" сервисы аша видеодан шалтыратышу мөмкинлеге коткара. Аларга 15 минут сөйләшергә мөмкинлек бирелә.

— Лилия белән беренче тапкыр декабрь ахырында карантин беткәннән соң шалтыратыштык. Хатынымны күргәч йөрәгеч тыпырчынып куйды, - дип искә ала Гатин. - Аңарчы мин аны Пермь тикшерү изоляторында булган чагында тәрәзә аша гына кыска очрашуда күргән идем.

Гатин колониядә тоткыннар өчен кертелгән кайбер чикләүләр йомшак итеп әйткәндә гаҗәпләндерә, ди.

— Аларның киеме кап-кара булырга тиеш. Шуңа Лилиягә шундый төстә яңа җылы киемнәр сатып алырга туры килде. Алга таба - колониядә чәчтарашханә бар, чәчләрне кистерергә рөхсәт ителә, ә буярга ярамый. Нигә шулай дип сораган идем, миңа янәсе бу "тышкы кыяфәтне үзгәртү була" диделәр.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Алмаз Гатин Лилиягә әйберләр илткән.

— Колониядә беренче елын гына утырмый торган башка тоткыннарның туганнары миңа сөйләгән иде: Яңа елга колония җитәкчелеге һәр тоткынга салат ясау өчен пешкән бәрәңге, кишер, чөгендер бирә икән. Мин ике зур посылка илттем - җиләк-җимешләр, ит, сыр, башка ризыклар һәм яхшы тозлы балык. "Тун астында балык" салаты ясый алсыннар дидем. Алар интернет-кибеттән дә нәрсәләргәдер заказ биргәннәрдер инде. Мин инде өченче Яңа елымны Лилиясез каршы алам, ә ул минсез...

Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе
Пермь крае, Березники. Лилия Чанышева тотыла торган 28нче төзәтү колониясе

Хәзер Чанышеваның ире тоткынлыгының бу чоры аның өчен "бернинди низагларсыз һәм тыныч" үтәргә тиеш дип өметләгә.

— Хөкем карары гаять кырыс: нормаль, канунлы һәм кешеләр, республика өчен бик нәтиҗәле, файдалы эшчәнлек өчен җиде ел ярымга иректән мәхрүм ителү. Мин моңа беркайчан да күнмәячәкмен һәм аны азат итү өчен барын да эшләячәкмен. Моны ничек кенә авыр булмасын, бернинди ярдәмсез бер ялгызым да эшләргә әзермен. Әмма яхшы кешеләр калган әле, алар күп, мин андый кешеләрне монда - Пермь краенда да очраттым.

Гатин Лилиянең хатлары ниһаять килә башлады, дип өстәгән. Үз чиратында активистның үзенә дә дусларыннан һәм танышларыннан открыткалар, хатлар килгән, ул "тиздән барысы да җавап бирәчәкмен", дигән.

— Мин Лилиямә Яңа елда уйларым белән дә, хатларымда да тизрәк ирекле булуын теләдем, - ди Алмаз Гатин. Аның белән бөтен ниятләребез һәм хыялларыбыз чынга ашсын, аның иң зур теләге - әни булу теләге кабул булсын дип теләдем. Башка бөтен кешеләргә тынычлык, муллык, мәхәббәт һәм гаделлек килүен теләдем. Ишекләренең кыңгырау төймәләренә баскан чагында кешеләр куркудан дертләп китмәсен, бу аларның туганнары һәм дуслары кунакка килүен аңлатырдай вакытның тизрәк җитүен телим.

  • 2023 елның июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • 2023 елның ноябрендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма оештыру турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәде.
  • 2023 елның ноябрендә Чанышеваны Пермь краендагы Березники шәһәренең 28нче хатын-кызлар колониясенә утырттылар. Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко әлегә Лилиянең колониядә күпме утырачагын әйтү авыр ди.
  • "2021 елның 9 ноябрендә тоткарлануыннан бирле, тикшерү һәм мәхкәмәләр барган чакта ул төрле тикшерү изоляторларында ике ел буе утырды. Русия җинаять-процессуаль кодексы нормаларына ярашлы, тикшерү изоляторында бер көн утыру - төзәтү колониясендә көн ярым утыруга тиң. Аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Димәк 4,5 ел утырасы калды. Тик ике ягы бар: бер карасаң шартлы рәвештә алдан азат ителеп чыга ала. Икенче яктан баш прокуратура Лилиягә җәзаны кырыслатуны таләп итә, кассация мәхкәмәсе прокурорларның теләкләрен канәгатьләндерерме, әлегә әйтүе авыр", ди ул.
  • Ноябрь аенда "Пермь 36,6" басмасы "Хатын-кызлар колониясе эчтән. Кол хезмәте, конвой астында бала табу һәм дуслык" дигән фильм чыгарды. Анда Пермь краендагы хатын-кызлар төзәтү колонияләре турында сөйләнә, шул исәптән Березники шәһәрендәге 28нче колония турында да.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG