Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО һәм АКШ Мьянмар хакимиятләрен тәнкыйтли


БМО генераль секретаре Пан Ги-мун һәм АКШ президенты Джордж Буш Мьянмардагы хәрби җитәкчелекне дистәләрчә мең кешене үтергән, миллион ярымлап кешене ачлык һәм авырулар куркынычы алдында калдырган көчле давыл нәтиҗәләренә каршы бик акрын эш алып баруда гаепли.

Пан давылдан соңгы кризиска кабул ителмәслек дәрәҗәдә акырын реакция күрсәтүгә тирән борчылуын һәм бик нык күңеле төшүен белдерде.

Буш Мьянмар хакимиятләренең 2 майда булган давыл нәтиҗәләренә каршы акырын чара күрүенә ачулы булырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG