Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта дистәләп кеше үтерелде


Гыйрактагы АКШ хәрбиләре илнең төньягында әл-Каидә әгъзасы дип шикләнелгән 4 кешене үтерүләрен белдерә.

Белдерүдә алар бирелергә теләмәгәннән соң үтерелде диелә.

АКШ хәрбиләре шулай ук анда 4 шикленең тотылуын хәбәр итә.

Мосул шәһәрендә үткән башка бер хәрби чарада АКШ хәрбиләре әл-Каидә әгъзасы дип шикләнелгән бер кешене кулга алды.

Мосулда кораллы кешеләр телевидение журналисты Мөхиалдин ән-Нәкыйпне өеннән чыгып барганда атып үтерде.

Мотоцикллы бер интихарчы тикшерү капкасы янында бомба шартлатып 4 кешене үтерде, 2-не яралады.
XS
SM
MD
LG