Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Олимпия уеннарында протест урыннарын билгеләде


Кытай хакимиятләре киләсе айда үтәчәк Олимпия уеннары вакытында шәһәрдә протест чаралары рөхсәт ителә торган 3 паркны билгеләде.

Олимпия иминлеге өчен җаваплы мөдир Лию Шаоу ул урыннарда протест чаралары үткәрү өчен алдан рөхсәт алу кирәк булачак диде.

Демонстрацияләрне нәрсәләр турында үткәрү рөхсәт ителү турында берәр чикләү булучакмы-юкмы икәнен Лию әйтмәде.

Быел дөнья илләрендә Олимпия уты йөреше вакытында Кытайда кеше хокуклары бозылуга, Пекиңнең Тибет һәм Синҗан уйгыр җирләрендәге сәясәтенә каршы күпсанлы протест чаралары үтте.

XS
SM
MD
LG