Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Грузияне кабул итү планын үзгәртмәде


НАТО генераль секретаре Яап де Хоор Схеффер, Көньяк Осетия-Грузия арасында низагка карамастан, НАТО Грузияне берәр көнне оешмага кабул итү карарын үзгәртмәде, дип белдерде. Бу хакта ул НАТОның 26 илчесе һәм Грузиянең Европа Берлегендәге вәкиле Саломэ Самадишвили белән очрашудан соң әйтте.
Бүген Брюссельдә үтәргә тиешле НАТО - Русия шурасы үтырышы булмый калды. НАТО сүзчесе Кармен Ромеро: «..бу хакта киңәшләшүләр дәвам итә» диде. Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин, утырышны үткәрүгә АКШ комачаулады, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG