Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран-Төркия арасында энергия килешүе булмады


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат ике көнлек Төркиягә сәфәрен бүген тәмамлый. Ике көн дәвам иткән сөйләшүләр вакытында ике ил арасында илгә канунсыз наркотик кертү - җинаятьчелек һәм террорчылыкка каршы көрәш кебек мәсьәләрдә хезмәттәшлек килешүе имзалалануы белдерелә.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл шулай ук халыкара борчу уяткан Иранның уран баету мәсьәләсен дә телгә алып, Төркия бу низагны дипломатик юллар белән чишелүе фикерен яклый дип белдерде.

Сөйләшүләр вакытында Иранга күрше илләрдән килгән табигый газның Иран җирлегеннән Төркиягә үткәрү проекты турында да сөйләшүләр булуы белдерелде. Ләкин көтелгәнчә ике ил арасында турыдан-туры яңа газ үткәргеч проекты төзү турында килешү булмады. Америка ике арада мондый килешүгә катгый каршы булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG