Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: 2017 елдан Русия флоты Акъярда булмыячак


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Русиянең Кара диңгез флоты Акъярдагы хәрби-диңгез ныгытмасының аренда мөддәте 2017 елда чыкканнан соң флот анда яңа мөддәткә калдырылмыячак дип белдерде.

Тимошенко Украинаны хәрби ныгытмалардан азат ил итәргә теләве турында әйтте.

Кичә Русия саклану министры Анатолий Сердюков Русия Кара диңгез флотын Акъярда 2017 елдан соң да калдырырга тели дип Киев белән яңа мөддәт турында килешергә өметләнүен әйткән иде.

1997 елда имзаланган 20 еллык килешү нигезендә Мәскәү Акъяр ныгытмасы арендасы өчен елына 98 миллион доллар түли.
XS
SM
MD
LG