Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә калачак


Беларус президенты Александр Лукашенко Русия премьер-министры Владимир Путинга Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә калачагын белдерде.

Минскига килгән Путин белән очрашу алдыннан Лукашенко Беларус Русияне Европага сату турында уйлый дигән ишарәләр бар, әмма Минский беркайчан да русларны сатмыячак диде.

Сөйләшүләр Беларуска сатылучы табигый газ бәясе һәм Грузиядәге сепаратист төбәкләр турында барыр дип көтелә.

Беларус әлегә Русиягә ияреп Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген танудан тыелып килә.
XS
SM
MD
LG