Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ банкларына хөкүмәттән 33.5 миллиард доллар ярдәм


Вашингтон - АКШ финанс министрлыгы илдәге 21 зур банкка 33 миллиард 500 миллион доллар акча ярдәме бирде. Бу ярдәм икътисади киеренкелектән зыян күргән банкларны коткарып калу максатында бүленгән 700 миллиард долларлык дәүләт ярдәменең бер өлеше булып тора. Моннан элек 9 зур сәүдә банкына 125 миллиард доллар акча бирелгән иде.

Шул ук вакытта Американың 4 зур банкы булган Citibank соңгы арада 20 миллиард доллар югалтуын, шул сәбәпле дөньяның төрле җирләрендәге 53 мең эш урынын кыскартачагын игълан итте.

XS
SM
MD
LG