Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Талибанның элекке югары җитәкчесе тотылды


Пакстан тотык итеп алынган итальян журналистына алмашка 2007 елда Әфганстан төрмәсеннән азат ителгән Талибанның элекке бер югары җитәкчесе Устад Мөхәммәт Ясирны кулга алган дип белдерелә.

Иминлек рәсмиләренең Ясир атнакич төньяк-көнбатышта, Әфган чиге янындагы Пешавар шәһәрендә тотылды дигән сүзләре китерелә.

Ясир 2001 ел ахырында Әфганстанда Талибан хакимияте бәреп төшерелгәннән соң берара качкын Талибан башлыгы Гомәр Мулланың сүзчесе булган иде.
XS
SM
MD
LG