Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Тимошенко апрельдә очрашачак


Русия һәм Украина премьер-министрлары Владимир Путин һәм Юлия Тимошенко апрель аенда очрашачак, дип хәбәр итте Украина хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Очрашу Украинынаң Европа Берлеге белән газ системасын төзекләндерү турында килешү төзүенә Русиянең ачуы чыгуы сәбәпле кичектерелгән иде.

Тимошенко сүзләренә караганда, премьер-министрларның телефон сөйләшүендә каршылыклар чишелгән.

Украинаның газ системасын төзекләндерүгә Русия дә катнашырга теләгән иде.
XS
SM
MD
LG