Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Европа Берлеген сөйләшүгә чакыра


Иранның баш атом арадашчысы Сәид Җәлили Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавиер Соланага, Иран үзенең атом программасы турында "нәтиҗәле сөйләшүгә" әзер, дип белдергән. Бу хакта Иранның дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Узган атнада Британия, Франция, Германия, Кытай һәм Русия оештырган сөйләшүләргә АКШ та катнашырга теләк белдерде.

Иран атом программасын тыныч максатларда гына тәрәккый итүен белдереп килә. Узган атнада президент Мәхмүд Әхмәдиниҗад Иран сөйләшүләргә әзер, әмма Иранның хокуклары яклануы шарты белән, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG