Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда хокук яклаучы кулга алынды


Чаллыда “Смерш” исемле хокук яклау оешмасы җитәкчесе Денис Матвеев кулга алынды.

Матвеев шәһәрнең бер паркында героин алыш-бирешендә арадашчы буларак катнашкан, әмма милиция хезмәткәрләре аның кесәсендә дә ярты грамм чамасы шундый ук наркотик матдә тапкан диелә.

Матвеевка каршы рөхсәтсез наркотик сатуга ярдам итү һәм рөхсәтсез наркотик матдәгә ия булу гаепләүләре белән җинаять эшләре кузгатылган.

Ул хәзер Чаллының вакытлы тоткарлау үзәгендә ябып тотыла.
XS
SM
MD
LG