Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклаучыларны изоляторга кертмәгәннәр


Казанның кеше хокукларын яклау үзәге хезмәткәрләрен, кешеләрне вакытылыча ирегеннән мәхрүм итү үзәгенә кертмәгәннәр. Алар изоляторда кеше хокукларының ни дәрәҗәдә саклануын карамакчы булганнар. Тикшерүчеләрнең изоляторга барулары турында республиканың эчке эшләр минситры Әсгать Сәфәров та белгән.

Әмма хокук яклаучылар үз теләкләренә ирешә алмаган. Дежурда торган милиция хезмәткәре, кунакларны министрлыктагы бер бүлекнең җитәкче урынбасары Хәлит Нәҗипов каршы алачак дигән. Әмма бер сәгать көткәннән соң да хокук яклаучылар янына беркем чыкмаган.

Моңа кадәр тикшерүчеләрне карантинга сылтап изоляторга кертмәү очрагы булган инде. Ул вакытта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе бу гамәлләрне канунсыз дип танып, карантинны тәмамларга боерган иде.

Бу очрактан соң кеше хокукларын яклаучылар Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә уйлый. “Әлеге очрак мәхкәмәгә шелтә белдергәндә, безгә ярдәм итәчәк”, ди иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Игорь Шолохов.
XS
SM
MD
LG