Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 8 АКШ хәрбие үтерелде


Әфганстанның көнчыгышында кабилә әгъзаларының милиция бинасына һөҗүм итүеннән соң чыккан бәрелештә 8 Американ хәрбие үлгән. АКШ хәрби рәсмиләре, Нуристан вилаяте тирәсендәге бер авылдан килгән кабилә әгъзаларының милиция бинасына һөҗүм итүен белдерде. Һөҗүмгә әфган һәм американ хәрбиләре каршылык бирү белән арткан бәрелештә ике әфган хәрбие дә һәлак була.

Белдерүдә шулай ук, Әфганстанның иң куркыныч вилаяте Нурситандагы бәрелешләрдә, дошман тарафына зур зыян бирелүе әйтелә.

НАТО һәм әфган хәрбиләренең уртак кулланганы ике милиция бинасына булган һөҗүмнәрдә җаваплылыкны талибан үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG