Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсмие: Ракета калканы НАТОга кермәгән илләрдә булмаячак


АКШ саклану министры ярдамчесе Александр Вершбоу Кушма Штатлар НАТО әгъзасы булмаган илләрдә ракета калканы корылмалары урнаштырырга җыенмый дип белдерде.

Тифлискә килгән Вершбоу журналистлар алдында шулай ук Вашингтон Грузиядә үз хәрби ныгытмасын урнаштыру мөмкинлеген дә карамый диде.

Соңгы арада Русия рәсмиләре АКШның ракета калканы корылмаларын Грузия яки Украинада урнаштыру турында уйлау мөмкинлегенә борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG