Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Русиядә сәяси золым корбаннары көне билгеләп үтелә


Русия президенты Дмитрий Медведев, Йосиф Сталин диктатурасы вакытында миллионларча кешеләрнең үтерелүен аклап булмый, дип белдерде.

Үзенең интернет сәхифәсендә чыгыш ясаганда Медведев, 30нче елларда булган киң күләм үтерешләрне Русия тарихында булган иң зур фаҗига дип атады.

Бүген Мәскәүдә Лубянка мәйданында Соловецкий ташы янында ул елларда һәлак булган кешеләрне искә алу чарасы үтәчәк.

Татарстан һәм Башкортстанда, Оренбур өлкәсендә һәм Русиянең башка төбәкләрендә сәяси золым корбанннарын искә алалар.
XS
SM
MD
LG