Accessibility links

Кайнар хәбәр

Daimler КамАЗдагы өлешен арттырмакчы


Алман ширкәте Русиянең монополиягә каршы хезмәтенә КамАЗ ширкәте капиталындагы өлешен арттыру турында гариза җибәргән. Бу хакта хезмәтнең башлыгы Игорь Артемьев хәбәр итте. Daimler 2008 елда 250 миллион долларга КамАЗның 10% акцияләрен сатып алган иде.

Тагын 50 миллионнны ширкәт, КамАЗ табышлы эшләгән очракта 2012 бирергә вәгъдә бирде.

Хәзер КамАЗның капиталы “Тройка Диалог” инвестиция компаниясе һәм “Ростехнологии” берләшмәләре арасында бүленгән. Алар кулында 44% һәм 38% акция бар. Элегрәк “Ростехнологии” оешмасы инвестиция ширкәтенә “КамАЗ”ның тагын 13% хиссәсен сатырга теләгән иде.
XS
SM
MD
LG