Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлау 35 кешене үтерде


Пакстан кораллы көчләренең баш идарәсе урнашкан Равалпинди шәһәрендә бомба шартлаудан кимендә 35 кеше һәлак булды.

Полиция әйтүенчә, мотоцикллы интихарчы баш хәрби идарәдән ерак түгел банк һәм кунакханә янында, халык күп булган урында бомба шартлаткан.

Берничә сәгать соңрак 2 интихарчы илнең икенче иң зур шәһәре Лаһорга кергәндә полиция тикшерү капкасы янында бомба шартлатып 7 кешене яралады.

Соңгы атналарда Пакстанда шартлаулар нәтиҗәсендә 250-дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG