Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәктәпләрендә көзге яллар бер атнага озайтылды


Уфа – Башкортстан рәсмиләре Уфа мәктәпләрендә көзге каникулларны бер атнага озайту карарын кабул иткән. Башкортстан премьер-министры Равил Сарбаев сүзләренчә, Уфада грипп белән авыручылар саны 5 ноябрьгә эпидемия дәрәҗәсен 23%-ка артып киткән.

Сарбаев шулай ук гриппка каршы даруларның бәяләре артуына ризасызлык белдерде. Шимбә көнне шушы мәсьәләдә киңәшмә үткәреп, ул бәяләрне махсус рәвештә арттыручыларга җинаять эшләре белән янады.

Шушы атнада Уфада дуңгыз кизүеннән вафат булган беренче корбан турында хәбәр ителде. 25 яшьлек егет тимер юлда машинист булып эшләгән һәм чирне Чиләбе якларында эләктереп кайткан, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG