Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Европа берлеген тәнкыйтьли


Кытай Европа берлеген илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепли.

Европа берлеге 9 уйгырга карата үлем җәзасы гамәлгә кертелүен тәнкыйтьләп чыккан иде.

Үлем хөкеме чыгарылган 12 уйгырның 9ына карата инде аның гамәлгә керүе 9 ноябрьдә билгеле булды.

Кытай эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, бу кытай мәхкәмәсе суверенитетына карый һәм аңа беркемнең дә тыкшынырга хакы юк.

Көнчыгыш Төркестан төбәгендә июль аенда хан кытайлары белән уйгырлар арасындагы бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булган иде.

Бу чуалышларда катнашкан өчен барлыгы 21 уйгыр хөкем ителде, шуларның 12-сенә үлем җәзасы билгеләнде.
XS
SM
MD
LG