Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан Русиягә газ кудыруны яңарта


Ашгабад белән Мәскәү газүткәргечтәге шартлау нәтиҗәсендә 9 ай буе тукталып торган газ тәэминәтен 10 гыйнварга яңарту турында килеште.

Төркмәнстаннан Русиягә газ кудыруны яңарту турындагы килешү Ашгабадка Русия президенты Дмитрий Медведев килгәч имзаланды.

Килешү нигезендә Төркмәнстан Русиягә елына 30 миллиард шакмак метр газ кудырачак. Бу соңгы еллардагының өчтән икесе чамасы.

Газ кудыру апрель аенда газүткәргечтә шартлау булганнан соң тукталган иде. Төркмәнстан ул шартлау өчен Русияне гаепләде.

Бу айда Төркмәнстаннан Кытайга газ кудыручы яңа үткәргеч ачылды.
XS
SM
MD
LG