Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Tышкы эшләр министры Моттаки Гыйракка барды


Иран Тышкы эшләр министры Манучәһр Моттаки рәсми сәфәр белән Гыйракка барды.

Дәүләт телевидениесе һәм Иран югары рәсмиләре дә катнашкан сәфәрдә, Моттаки Гыйрак тышкы эшләр министры Хошияр Зәбари һәм башка мөһим рәсмиләр белән очрашты.

Моттаки бер көнлек сәфәр кысаларында ике ил арасындагы хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне арттыру максатында Гыйрак рәсмиләре белән фикер алышуын әйтте.

Иран тышкы эшләр министры соңгы тапкыр былтыр август аенда Гыйракта булган иде.
XS
SM
MD
LG