Сибай шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Роберт Гыйльфанов 1 мииллион сум ришвәт белән кулга алынган иде. Аның фатирыннан 10 миллион сум һәм 193 мең америка доллары да табылган иде. Республиканың югары мәхкәмәсе аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Кушнаренко районының элекке хакимият башы Сергей Касаткин эше мәхкәмәгә җибәрелде. Ул балаларга ял кыры төзергә дигән 3,6 миллион сум акчага үзләренә кәеф-сафа кору биналары төзәтүе, вазыйфасыннан явыз нияттә файдалануы, берничә ширкәтне банкротлыкка чыгаруы өчен гаепләнә. Аңа барлыгы 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.