Accessibility links

Кайнар хәбәр

Партиарх Русия җыелма командасына фатихасын бирде


Бүген Мәскәүдә Гәйсә мәсих чиркәвендә Русия патриархы Ванкувер кышкы Олимпиада уеннарына китүче Русия спортчылары белән очрашты. Анда Русия җыелма командасына кергән барлык 175 кеше, тренерлары, табиплары, резервтагы командага кергән яшь спортчылар барысы да катнашты, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

Партиарх Кирилл спортчыларны сәламләгәндә, аларның җиңүләре Русия кешеләренә бөек дәүләт өчен горурлык хисен тоып яшәргә ярдәм итә, диде. Ул спортчыларга фатихасын бирде, дип хәбәр ителә.

Патриарх Кирилл православ динен тотмаган спортчыларны да тартынмаска чакырды. Гәйсә Мәсих чиркәве 1812 ел җиңүенә багышлап төзелгән, аңа башка дин вәкилләре дә өлешен керткән, дип әйтте Партиарх.

Русия җыелма командасы әгъзаләренә истәлеккә иконалар бүләк ителгән.

Партирах шулай ук, Русия җыелма командасы янында Ванкуверда Олимпиадада катнашучыларның элекке динчесе Николой Соколов булачак, дип хәбәр иткән. Кирилл Русия такымы уңышларына багышлап дога кылды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG