Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Тимошенконы вазыйфадан китәргә чакырды


Төбәкләр фиркасы башлыгы Виктор Янукович үзенең көндәше премьер-министр Юлия Тимошенконы вазыйфадан китәргә һәм оппозициягә күчәргә чакырды.

Янукович бүген ясаган белдерүендә, хакимияткә килгәннән соң Русия, Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге вәкилләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне кору эшен мөмкин кадәр тизрәк башларга теләве турында әйтте.

Ул, Русия һәм БДБ илләре белән мөнәсәбәтләрне урнаштыру Украина өчен приоритет булачак дип әйтте.

Украина Үзәк сайлау комиссиясе тавышлар санауны тәмамлады. Чәршәмбе көнне барлык сайлау урыннарыннан алынган беркәтләмәләр эшкәртелеп бетте. Соңгы мәгълүматларга караганда, икенче тур президент сайлауларында Төбәкләр фиркасы башлыгы Виктор Янукович премьер-министр Юлия Тимошенкодан 3,5 % күбрәк тавыш җыйган.

Янукович 48,95% тавыш бирелгән булса, Тимошенко 45,47 % тавыш казанган. “Бөтенесенә каршы” намзәтен 4,36% кеше сайлаган.

Тимошенко тарафларлары, ул сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә бирергә җыена, дип белдереп килә. Премьер-министрның штабы Януковичны киң күләм системалы хәрәмләшүләр оештыруда гаепләде.
XS
SM
MD
LG