Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсмие: Ракета калканын Мәскәүгә яхшырак аңлатырга кирәк


АКШ саклану министрының халыкара иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Александр Вершбоу АКШ үз ракета калканы планының Русиягә каршы юнәлтелмәвенә Мәскәүне ышандырыр өчен ныгърак тырышырга тиеш диде.

Романия белән Болгарстан АКШ президенты Барак Обама тәкъдим итүче ракета калканын үзләрендә урнаштырырга теләк белдергәннән соң Мәскәүнең борчылулары артып китте.

Вершбоу Мәскәү ракета калканының бер өлеше Романиядә урнаштырылу мөмкинлеген былтыр ук белә иде диде.

Ул шулай ук Вашингтонның әле ракета калканын Болгарстанда урнаштыру турында Софиага мөрәҗәгать иткәне булмады диде.
XS
SM
MD
LG