Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кай Эйде: талиблар белән яшерен сөйләшүләр киселде


Пакыстанда талибларның олы житәкчеләре кулга алынганлыктан, Берләшкән милләтләр оешмасы вәкилләре һәм “Талибан” хәрәкәте житәкчеләре белән яшерен сөйләшүләр туктатылган.

Бу хакта БМОның Әфганстандагы элекке вәкиле Кай Эйде Би-Би-Сига биргән эңгәмәсендә белдерде.

Эйде, үзенең “Талибан” хәрәкәте житәкчеләре белән яшерен очрашулары узган елның яз айларында башлануын әйтте.

Вәкәләтләре бу елның февраль аенда тәмамланган, БМОның элекке вәкиле талибаннар белән элемтәгә керер өчен юллар күп, диде.

Шундый юлларың берсе - әфган прездиденты Хәмид Карзаи тирәсендәге югары урында эшләүчеләрнең Талибанга бәйләнешләрен куллану, диде ул.

Эйденең сүзләренә караганда, талиблар белән ул аралашулар әле алдагы сөйләшүләрнең башлангычы гына,
XS
SM
MD
LG