Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмит Карзаи радикал төркем вәкилләре белән очрашты


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Кабулда “Хезб-и-Ислами” радикал төркеме житәкчеләре белән очрашты. Ул оешма Әфганстанда хөкүмәткә каршы көрәшкән оешмаларның иң эреләреннән санала.

Президент вәкиле Вахид Омәр, сөйләшүләрнең төп темасы тынычлык килешүләре булды, дип белдерде.

Әфган хәкимиятләре мәгълүматләренә караганда, вәкилчелекне элекке премьер-министр Котбетдин Хелал житәкләгән, ул бүгенге көндә “Хезб-и-Ислами” оешмасы житәкчесе Гөлбеддин Хикмәтиярның урынбасары булып тора.

Бу төркем Әфганстанның көнчыгышында һәм кайбер төньяк районнарда НАТО һәм хәкимят гәскәрләренә каршы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG