Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Медведев Махачкалада киңәшмә уздырды


Бүген Махачкалага килгән Русия президенты Дмитрий Медведев терроризм белән катырак көрәшергә кирәк дип белдерде.

Төньяк Кавказ республикасы житәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә дәүләт башлыгы, террорчылыкны юк итәр өчен төбәктәге хокук саклаучы оешмаларны ныгытырга һәм мәгариф системасын үстерергә кирәк, дип әйтте.

Киңәшмәдә шулай ук президентның төбәктәге вәкиле Александр Хлопонин һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, ФСБ башлыгы Александр Бортников катнашты.
XS
SM
MD
LG