Accessibility links

шимбә, 27 май 2017, Казан вакыты 18:55

АКШның "Дискавери" корабы галәмгә китте


Кушма Штатларның “Дискавери” галәм корабы Флорида штатының Кеннеди галәм үзәгеннән Халыкара галәм станциясенә очып китте.

“Дискавери” Халыкара галәм станциясенә 7 астронавт һәм тикшеренүләрне дәвам итү өчен кирәкле әйберләр алып бара.

Андагы 7 астронавтның 3-се хатын-кыз. Дүртенче хатын-кыз якшәмбе Русиянең “Союз” галәм корабында килде.

Моңарчы галәмдә берьюлы 4 хатын-кызның булганы юк иде әле.

XS
SM
MD
LG