Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Таҗикстан президенты белән очрашты


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Үзәк Азия сәфәрен тәмамлаганда Таҗикъстан президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Алар Әфганстандагы вәзгыять, кеше хокуклары мәсьәләләре, шулай ук Үзбәкстан белән Таҗикстан арасында Таҗикъстанның һидроэлектр станциясе төзүе сәбәпле чыккан низаг турында сөйләште. Бу һидроэлектр станциясе үзбәкстанның мамык басуларын сугаручы елгада төзелә.

Пан тарафларны сабыр булырга һәм низагъны гадел юл белән чишәргә чакырды.

БМО башлыгы әлеге сәфәр барышында Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанга да тукталды.
XS
SM
MD
LG