Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау комиссиясенең ике югары вәкиле вазыйфадан баш тартты


Әфганстан дәүләт башлыгы Хамид Карзаи сүзчесе сайлау комиссиясе башлыгы Газизулла Лудиннең вазыйфадан китүен белдерде.
Узган елгы президент сайлавында хәрәмләшүдә гаепләнгән Лудиннең вазыйфадан баш тартуы Карзаи тарафыннан хупланган.

Сайлау башлыгының вазыйфасыннан чигенүе белән комиссиянең икенче югары вәкиле Дауд Али Нәҗафи дә вазыйфадан баш тартуын игълан итте.

Әфганстанда былтыр уздырылган президент сайлавының беренче турында Карзаи 50% тавыш җыйган иде. БМО яклавындагы сайлау оешмасы тавышларның 1/3 дөрес булмавын белдергәч, намзәтләр икенче турга барырга мәҗбүр булды. Ләкин Карзаиның төп көндәше - элекке тышкы эшләр министры намзәтлектән баш тарту сәбәпле, Карзаи яңадан дәүләт башлыгы вазыйфасына килде.

XS
SM
MD
LG