Русия премьер-министры Владимир Путин атна ахырына кадәр Кыргызстан халкына 20 миллион долларлык ярдәм һәм Русиянең авыл хуҗалыгы банкыннан 30 миллион долларлык ташламалы кредит бирергә кушты.
Мәскәүдә вице-премьер Игорь Сечин Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгы урынбасары Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Сөйләшүләрдән соң Сечин Бишкәктән рәсми мөрәҗәгать булса Мәскәүнең 25 меңләп тонн нефть чималы бирергә әзер булганын белдерде.
АКШ та Кыргызстанга ярдәм вәгъдә итте. Бу хакта Бишкәктә вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отумбаева белән очрашкан АКШ дәүләт секретаре урынбасары Роберт Блейк хәбәр итте.