Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин хөкүмәт эшчәнлеге турында хисап тотты


Русия премьер-министры Владимир Путин хәзерге авыр икътисадый вәзгыять әле тәмамланмаса да, Русия дөнья икътисадый кризисының иң яман тәэсирләреннән котылып калды диде.

Путин Дәүләт Думасында хөкүмәтнең 2009 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты.

Путин хөкүмәт былтыр халыкның керемнәрен арттырды һәм кризис чорында киңкүләм эшсезлеккә юл куймады диде.

Русия премьеры әйтүенчә, былтыр кризиска каршы програмга хөкүмәт 3 триллион сумнан артык акча тоткан.

Путин шулай ук хөкүмәтнең сәламәтлек саклау системын реформалауга зур әһәмият бирүен әйтте һәм эшләмәүче пенсионерларга ярдам итү өчен махсус фонд булдырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG