Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста җирле сайлаулар үтә


Беларус хакимиятләре җирле сайлауларда канун бозулар теркәлмәде, дип хәбәр итте. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Лидия Ермошина белдерде.

Сайлауда 12 сәяси фиркадән 25 мең намзәт катнаша. Тавыш бирү алдыннан оппозиция үз намзәтләренә булган басым һәм аның нәтиҗәсендә кайберәүләрнең сайлауда катнашудан баш тартуы турында хәбәр итте.

Сайлауны 18 меңләп кеше күзәтә, шуларның 50се – халыкара күзәтүчеләр.

Тавыш бирү Казан вакыты белән кичке 9 тәмамлана.
XS
SM
MD
LG