Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әндиҗан вакыйгаларына 5 ел


Бүген Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә булган канлы фаҗигага 5 ел тула. Хокук яклаучылар 2005 елның 13 маенда Әндиҗанның үзәк мәйданында җыелган демонстрациячеләр төркеменә иминлек көчләре ут ачып йөзләрчә кешене үтерде, ди. Хөкүмәт рәсмиләре анда 187 кеше үлде дип белдерә.

Моннан нәк 5 ел элек Әндиҗанда булган вакыйганы хөкүмәт, "бер төркем җинаятьче һәм террорчының хөкүмәт кануннарына каршы чыгуын бастыру гамәле" буларак атый.

Рәсми Ташкент бу вакыйганы илнең эчке масьәләсе дип саный һәм халыкара тикшерү уздыру таләбенә катгый каршы чыга.
XS
SM
MD
LG