Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи: "Коррупция белән көрәш җиңел түгел, АКШ моны аңласын"


Вашингтонда сенаторлар белән очрашкан Әфганстан президенты Хәмид Карзаи коррупция белән көрәшнең әфган хөкүмәте өчен җиңел эш булмавын әйтте. Шулай ук Карзаи АКШны әфган хөкүмәте кичергән авырлыкны аңларга чакырды.

Әфган җитәкчесе: "Хакимият илдәге дәүләт даирәләрен тәртиптә эшләве өчен барлык чараны күрергә тырыша", дип ышандырды.

Халыкара җәмәгатьчелек күп тапкыр Әфганстан хөкүмәтен илдә тарала барган коррупция белән көрәштә җитди чаралар күрмәүдә гаепли.

Хәмид Карзаи сенаторлар алдында чыгыш ясаганга кадәр, АКШ президенты Барак Обама белән очрашты.

Тарафлар соңгы айларда Кабул белән Вашингтон арасындагы киеренкелекнең "вакытлыча" булуын, ләкин халыкара матбугатның бу мәсьәләне бераз күпертүен әйтә.

Кабул Әфганстанда барган хәрби чаралар вакытында гади халыкның да зыян күрүенә каршылык белдерә.

АКШ исә соңгы президент сайлавында күзәтелгән хәрәмләшү очрагы һәм коррупциягә каршы җитди чаралар күрмәгән өчен Карзаи хөкүмәтенә тәнкыйть белдерә.
XS
SM
MD
LG