Accessibility links

Сарытауда түләүле мәгарифкә каршы урам җыены узды


Сарытауның иҗтимагый оешмалары “түләүсез белем алу, дәвалану һәм мәдәниятне яклыйбыз” дигән шигарь белән урам җыены уздырды.

Пикетта катнашучылар Русия Дәүләт Думасының бюджеттан финансланган социаль өлкәгә үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесенә каршылык белдерде.

Урам җыенында “Путин, үзең укып чыктың - безгә дә ирек бир”,“Русиянең киләчәге – авыру наданнар иле”, дигән язулар күренде.

Чараны оештыручыларның берсе, студентларның иҗтимагый оешмасы әгзасе Дмитрий Белов, аның максаты турында сөйләде

“Без проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телибез. Бюджетта каралган бу өлкәдә - мәгариф, медицина, мәдәният һәм спортта бушка хезмәт күрсәтү мөмкин кадәр кыскартылачак. Моның тискәре нәтиҗәсе халкыбызда сизеләчәк", диде Белов.

Татарстанда бюджет оешмаларында реформалар инде 3 ел бара.

Бюджетлы мәктәпләр һәм хастаханәләр бетә, дигән сүзләрне Татарстан премьер-министры Илдар Халиков “ялган” дип атады. Бүген ясаган чыгышында, Халиков, яңа канунда зур үзгәрешләр юк, диде.

"Конституциядә халыкка түләүсез хезмәт күрсәтү өлкәләре каралган. Урта белем, медицина ярдәме, социаль хезмәт түләүсез булып калачак. Әмма хастаханәдә уңайлырак бүлмәдә торып дәвалану яки олы яки гарип кешеләрне вакытлыча интернатларга урнаштыру түләүле булачак", диде Халиков.

Кичә яңа канунны Русия буйлап тормышка ашыру турында киңәшләшер өчен Казанда Русия финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко булып килеп китте.
XS
SM
MD
LG