Accessibility links

Гүл: Израил белән мөнәсәбәт беркайчан да элеккечә булмаячак


Төркия президенты Абдулла Гүл Анкараның Израил белән мөнәсәбәтләре беркайчан да элекке кебек булмаячак диде.

Төркия телевидениесе аша Гүл шулай ук Израилнең Газзәгә ярдәм көймәләренә һөҗүме мөнәсәбәтләргә төзәтелмәслек һәм тирән яра салды дип әйтте.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган исә, әгәр Израил үзенең сәясәтен үзгәртмәсә, төбәктәге иң мөһим дустын югалтырга мөмкин дип кисәтте.

Төркия экспортерлары җыенында Эрдоган шулай ук Анкара Газзә сызыгына һуманитар ярдәм илтүче көймәләрдәге тугыз активистның Израил хәрбиләре тарафыннан үтерелүенә күз йоммаячак диде.

Үтерелгәннәрнең сигезе Төркия ватандашы, берсе АКШ ватандашы булган төрек.

Израил тоткарлаган алты көймәдә булган 527 кешене бүген Истанбул һава аланында каршыладылар.

Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман бу үтерешне халыкара дәрәҗәдә тикшерүгә чакыруларга каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG