Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия ПККга каршы хәрби һава һөҗүмнәрендә Гыйрак чигенә кергән


Төркия-Гыйрак чигендә кичә Төркия хәрби бүлегенә булган ПКК һөҗүменнән соң Төркия чик буендагы ПКК лагерьларына каршы чараларны арттырды. Гыйрак Тышкы эшләр министры Һошияр Зәбари, Төркия көчләрен Гыйрак чиген узып керүдә гаепләде.

Милләте белән көрд булган Зәбари, Франция хәбәр агентлыгы AFP-гә ясаган белдерүендә Төркиянең ПККга каршы һава һөҗүмендә Гыйрак чигенә 10 чакрым узып керүен белдерде. Гыйрак Тышкы эшләр министры Зәбари, "Төркия бу адымы яхшы күршелек мөнәсәбәтләренә зыян бирә" дип кисәтте.

Кичә ППК сугышчылары чик буендагы хәрби берлеккә төнгe 2дә һөҗүм оештырган иде. Террор оешмасы ПКК сугышчылары белән хәрбиләр арасында 2 көн дәвам иткән бәрелештә 12 хәрби үлде.

Һөҗүмдә көрд гыйсьянчы террор оешмасы ПКК җаваплылыкны үз өстенә алды.

Төркия премьер министры һөҗүмнән соң ил иминлегенә ике дистә елдан бирле зыян биргән көрд террор оешмасы ПККның тамырын бетерергә дигән фәрман биргән иде.

Төркиянең көньяк-көнчыгышында ПКК суыгшчылары һөҗумнәрендә 1984 елдан бирле 45 меңнән артык кеше үтерелде.
XS
SM
MD
LG