Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Вашингтонга шарт куя


Иран Вашингтон белән каршылыклы атом программы сөйләшүләрен дәвам итәргә әзер, ләкин Тәһран моның өчен кайбер шартлар куя.

Иран президенты Әхмәдиниҗатның шарты, Вашингтон беренче чиратта Израильнең атом стратегиясенщ карата карашын уртага салырга тиеш.

Рәсми Израиль хәзергә кадәр атом коралларына ия булуын ачыктан әйтмәсә дә, кайбер белгечләр аның атом көченә ия ил булуын бик яхшы белә.

Көнбатыш илләре Иранга уран баетуны туктатмаган өчен 4 тапкыр санкция кертте. Иран исә атом тырышлыкларының тыныч максатта булуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG