Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ел элек югалган атом галиме Иранга кайтарыла


Тәһран хакимиятенең АКШ күзләү идарәсе тарафыннан урлануын алга сөргән Иранлы атом галиме Тәһранга кайтарыла. Бу хакта Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Рамин Мәһманпәрәст хәбәр итте.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Тәһран гаепләүләренә каршы ясаган чыгышында, атом галиме Шәһрам Әмиринең үз шәхси теләге белән АКШка килүен һәм аның иленә кайтуына беркемнең дә комачаулык итмәвен әйтте.

Хәзергәчә Вашингтон Әмиринең югалуында үз өлеше булу гаебен кире какты.

Иран атом галиме моннан бер ел элек юкка чыккан иде.
XS
SM
MD
LG